ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты утырышы кысаларында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон проектының «нуль укылышы» уздырылды. Инициатива заказчыларның товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуда потенциаль катнашу максатларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү программаларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү хокукын билгели.

Шәхси эшмәкәргә салым салуның патент системасында нәрсә белергә кирәк

Дәүләт Думасы беренче укылышта кайбер авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән кешеләр өчен такси һәм җәмәгать транспорты белән идарә итүне тыю турында төзәтмәләр кабул итте. РФ Хезмәт кодексына һәм «юридик затларны һәм индивидуаль эшмәкәрләрне дәүләт теркәвенә алу турында» һәм «автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы» Федераль законнарына тиешле үзгәрешләр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 10 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Бүген Кокшан авыл клубы хезмәткәрләре Ватан Геройлары көненә багышланган митинг үткәрделәр. Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салуда Енабердино авыл җирлеге башлыгы Никифоров Е.Н.һәм Енабердино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.

Россия Ватан Геройлары көне-илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. 8 декабрь көнне Камай мәктәбендә «Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә: якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары»дигән батырлык дәресе үткәрелде.

Россия Ватан Геройлары көне-илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнгә, 7 декабрьдә, Татар Чаллысы авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Геройлар даны белән горурланабыз»дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.

Программада  бюджет өлкәсе һәм оешмалары хезмәткәрләре финанслауда  катнаша ала.

Балалар сәнгать мәктәбендә «Без сезгә яхшылык бүләк итәбез» дигән бәйрәм концертын үсеш үзенчәлекләре булган балаларга һәм өлкәннәргә  багышладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International