ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2021 ел
җомга

Тиздән безгә иң яраткан бәйрәмебез-Яңа ел киләчәк. Ижевка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Яңа елны бәйрәм итү тарихыннан" дигән темага сәяхәт-әңгәмә үткәрделәр, мәдәният йорты янында чыршылар ясадылар.

Татар китапханәсендә, инвалидлар атналыгы кысаларында, “Көчле рухлылар – бәхеткә лаек” дигән күргәзмә янында әңгәмә уздырылды.

9 декабрь көнне Үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары өчен Ватан Геройлары көненә багышланган "Ватан Геройлары, дан сезгә!  дигән   чара үткәрде

9 декабрь көнне Песәй урта мәктәбендә Песәй авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә, 5-10 сыйныф укучылары өчен, Ватан Геройлары истәлегенә багышланган, Батырлык дәресе үткәрелде.

"Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" шундый исем астында Ижевканың "Кояшкай " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен   игелек сәгате узды.

Яңа ел алдыннан Камай авыл мәдәният йортында 9 декабрь көнне "Яңа ел фантазияләре"дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.

Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Шул уңайдан Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гәйфетдинова Гөлнара, авылның кайбер кешеләрендә булды һәм аларга үз исеменнән бүләкләр тапшырды.


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Ватан Геройлары көнендә, Иске Гришкин авылында Кызыл армияче Григорий Николаевның җәсәдләрен күмделәр.

Актаҗикта Ватан Геройлары көне уңаеннан "якташларыбыз-геройлар" һәйкәленә венок һәм чәчәкләр салдылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International