Тойма мәдәният йортында китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә өлкәннәргә “Һәрбер көнең шатлык белән узсын” дип исемләнгән күңел ачу кичәсе уздырдылар.
Татар такаш мәдәният йортында өлкәннәр декадасына багышланган "Яшәгез сез көлеп кенә,дөньядан ямь табып кына" дип исемләнгән концерт программасы үтте.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Яр Чаллы шәһәрендәге Тины профилактикалау бүлегенең Менделеевск районындагы бүлек башлыгы Халикулова Мәликә "Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты: укучыларга юлда, җәмәгать транспортында, автомобильдә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү. Бурычлар: балаларның юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында төшенчәләрен киңәйтү, юлларда куркынычсыз булырга теләк тәрбияләү. Ул шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында СВЭ куллану турында искә төшерде.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Яр Чаллы шәһәрендәге ТИ Менделеевск бүлекчәсе башлыгы Мәликә Халикулова «балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү»темасы буенча гомуми ата-аналар җыелышында (1-11 сыйныф) чыгыш ясады. ДУАНЫ мәҗбүри куллану, тәүлекнең караңгы вакытында СВЭ кию турында сөйләде. 2021 елның 8 ае эчендә ДДТ статистикасын яңгыратты.
11 сентябрь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында ТР Менделеевск районы башлыгы С.Чершинцев катнашында бәйрәм концерты һәм чәй өстәле узды.
11 сентябрь көнне Енабердино Мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтенроссия аеклык көненә багышланган акция уздырдылар.
Өлкәннәр көне алдыннан 12 сентябрь көнне Енабердино Мәдәният йортында "Минем яраткан әбием һәм бабам" дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сентябрь башында гриппка каршы вакцинация буенча кампания ачылды, дип искәртә. Сентябрь аеннан ноябрьгә кадәр гриппка каршы вакцинация үткәрү өчен иң кулай вакыт, чөнки авырулар башланганчы ике-өч атна алдан прививка ясатырга кирәк.
Бөтен программа өлкән яшьтәге кешеләрне көндәлек тормыштан җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Сорау: бер ресторанда алдан түләп, банкетка заказ бирелде. Банкетка кадәр берничә көн кала без бу урында чара үткәрүдән баш тартырга булдык. Алдан түләүнең бөтен суммасын кире кайтару таләбенә кертелгән сумманың 50% ын алу тәкъдиме кертелде. Килешү төземәгән. Бездә акча кабул итү турында ресторан квитанциясе бар. Нәрсә эшләргә?