Быел мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме иртәрәк уздырылды. Ләкин бу бәйрәмнең ямен берни дә үзгәртә алмыйдыр, мөгаен. Песәй авылында да бәйрәм бик күңелле узды.
22 нче май көнне Турай авылында 9нчы, 11 нче сыйныфта укучылар өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады.
22 май көнне Енабердино Мәдәният йортында балалар белән шахмат турниры үткәрелде.
23 май көнне Енабердино Мәдәният йортында Туган тел көненә багышланган әңгәмә үткәрелде.
23 май көнне Турай мәдәният йортында шашка турниры булып узды. Ул әлеге уенның тантана атмосферасында узды. Шашкалар кагыйдәләре шактый гади булуга карамастан, уенны иң динамикалы өстәл стратегияләренең берсе дип атарга була. Шашка кырында балалар баталияләре генә түгел, ә күңел ачу чаралары да җәелдерелде.
27 майда "Юность" мәдәният йортында вакансияләр ярминкәсе узачак
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә, хәзер барлык басыла торган материаллар РПФның рәсми сайтында www.pfr.gov.ru гражданнар укырга гына түгел, тыңларга да мөмкин. Бу бигрәк тә күзләре начар булган һәм электрон җайланманың текстын кабул итү авыр булган кешеләргә кирәк.
РПФ пенсия һәм пособиеләрнең аерым төрләрен дистанцион рәвештә билгеләвен, гражданнарга кирәкле мәгълүматларны соратып алуда ярдәм күрсәтүне, элек билгеләнгән түләүләрне актив рәвештә озайтуны һәм яңадан исәпләүне дәвам итә.
2002 елдан башлап безнең илдә пенсия системасы иминият принцибына күчте,димәк, 2002 елның 1 гыйнварыннан пенсия күләме эш бирүче тарафыннан пенсия фондына гражданин өчен түләнгән иминият взнослары суммасына бәйле. 2002 елга кадәр эшләгән чорларда пенсия күләме эшләнгән стажның озынлыгыннан һәм хезмәт хакы күләменнән чыгып исәпләнә. Һәр кешенең стажы һәм хезмәт хакы махсус формула буенча аның пенсия капиталына үзгәртелә.
Соңгы кыңгырау 7 нче мәктәп укучылары өчен яңгырады