Толстой һәм Казан

2021 елның 1 октябре, җомга

Үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 7 һәм 8 нче сыйныф укучылары өчен «Толстой һәм Казан»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Казан Лев Николаевич Толстойның тормышында һәм иҗатында аерым урын алып тора. Алты елга якын вакытын ул бу шәһәрдә үткәргән. Биредә аның яшүсмер һәм студент еллары узды.  Соңрак Лев Николаевич Казанда булганда  беренче тапкыр аңа яшәргә, үзенә юл сайларга, үз тормышы өчен җавап бирергә кирәклеген аңлый.

Бөек рус язучысының Казан чоры турында сөйләгәнне тыңлаганнан соң, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм Лев Николаевич Толстойның соңгы еллары турында документаль фильмның фрагментын карадылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International