30 сентябрь көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә, өлкәннәр айлыгы кысаларында, «Тормышның алтын көзе" дип исемләнгән бәйрәм чәе үткәрелде.
Очрашуга башкарма комитет, авыл китапханәсе һәм мәдәният йортының элеккеге хезмәткәрләре чакырылган иде. Татар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Кузнецова Т.П. катнашучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, тынычлык, шатлык һәм озын гомер теләде. Барысы да үзара бәйләнгән һәм без аннан артыгын бер генә ел да, бер ай да, бер секунд та, бер мизгел дә ала алмыйбыз! Шатлыклы мизгелләр! Мәхәббәт мизгелләре! Моңлану мизгелләре! Чәй табыны артында кунаклар бер-берсен котладылар һәм узган елларны искә төшерделәр, викториналарда да катнаштылар. Мондый җылы аралашудан барысы да күңел күтәренкелеге алды.