16 март көнне Татар китапханәсе 7 нче мәктәп укучылары белән Л.Толстой әсәрләрен уку акциясенә кушылды. Китапханәче Г.Хафизова балаларга язучының тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирде, слайдлар аша әдипнең туган ягы, музей-йорты,төрле еллардагы фоторәсемнәребелән таныштырды.
Татар Тәкәше авылында “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында ялгыз авылдашларга ярдәм иттеләр.