Китап белән өйгә шатлык килә

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Илнәт авылы китапханәчесе «Китап белән өйгә шатлык  килә» исем астында китап укучыларның өйләренә килде.

Семенкова Т. Н.өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашты, аларны бәйрәм белән котлады, китап укырга тәкъдим итте, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Алар зур шатлык белән китапханәчене каршы алдылар. Өлкән кешеләр мондый игътибарга бик шат, һәм һәрвакыт китапханәчене түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки яңа китаплар,  күңелле аралашу – аларның тормышларын бизәп торучы кечкенә шатлык.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International