4 октябрь - Халыкара хайваннар көне буларак билгеләп үтелә. Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен «Хайваннар – китап геройлары» дип исемләнгән мавыктыргыч сәяхәт үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Әхмәдиева А. И.).
Китапханәдә «Әдәби әсәрләрдә хайваннар дөньясы»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче И. М. Останина балаларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән хайваннар турында китаплар авторлары белән таныштырды.В.Бианки, Е.Чарушин, Р. Киплинг һ. б. соңыннан балалар хайваннар турында әдәби әсәрләр буенча мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Балаларга табышмаклар чишәргә һәм викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде. Балалар сорауларга бик теләп һәм актив җавап бирделәр.