Ана телендә сөйләшик

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Илнәт авыл китапханәчесе "Василек» балалар бакчасы нәниләрендә кунакта булды һәм «Туган телдә сөйләшик»дип исемләнгән әдәби минут үткәрде.

Китапханәче сөйләвеннән балалар планетадагы телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык характеры, тарихы, рухи көче турында белделәр. Китапханәче тарафыннан туган телдә әкиятләр сөйләгәннән соң, балалар әкиятләр турында фикер алышуда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, китапларны кызыксынып карадылар. Балаларга туган мари телләрендә шигырьләр укылды. Чарага йомгак ясап, туган тел – ул байлык, аңа кадер-хөрмәт белән карарга, сүзне тупас һәм мәгънәсез сүзләр белән алыштырмаска, башка халыкларның телен хөрмәт итәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International