7 октябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре шагыйрь Сергей Есенин иҗатына багышланган 1 нче мәктәп укучылары өчен «Алтын аланлык» дип исемләнгән музыкаль-шигъри сәгать үткәрделәр.
Шагыйрь барлыгы 30 ел яшәгән. Аның шигърияте - шагыйрь бөтен күңеле белән яраткан бөек һәм мәңгелек Россия турында җыр. Ул кабатланмас яктылык һәм сөйкемлелек белән тулы һәм безнең йөрәкләрне мәңге дулкынландырачак. Чарада Сергей Есенинның шигырьләре һәм җырлары яңгырады, аның турында нәфис фильмнан фрагментлар күрсәтелде.