Әбиләр һәм оныклар-иң яхшы дуслар

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында 6 октябрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре әби-бабайлар һәм аларның оныклары белән утырмалар үткәрделәр.

Балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Марготнова И.А. әбиләргә җылы котлау сүзләре җиткерде. Аннары алар оныклары белән бергә самавыр, аның тарихы турында белделәр. Чара барышында кунаклар «самавыр» җырын тыңладылар һәм самавырлар музейлары турында видео карадылар. Аннары әби - бабайларга «үләнне бел», «чәйгә сый», «чәй» такмаклары», «чәй» табышмаклары», «мәкальләрне җый»дигән уеннар уйнарга тәкъдим иттеләр. Очрашуда катнашучылар өчен «чәй утырмалары» фотозонасы һәм «Самавырда кунакта»дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китапханәче Казакова Л. М. Моргунова И. А.белән бергә әбиләргә утырмада катнашкан өчен дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International