13 октябрь көнне Песәй "Чулпан" балалар бакчасында балалар өчен күләмле аппликация буенча "Көзге каен"дигән мастер-класс үткәрелде.
Дәрес башында каен турында шигырьләр укылды, көз турында мәкальләр искә төшерделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Соңыннан балалар кызыксынып һәм мавыгып аппликация өстендә эшләделәр. Нәтиҗәдә, менә дигән каен матурлыгы барлыкка килде.