Дөньяның барлык кызларының да үз бәйрәме бар. 11 октябрь-Халыкара кызлар көне. Мондый датаның башлаучысы булып Канада тора . Бәйрәм әле бик яшь. Шушы көн кысаларында Ижевка авылы китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен «Кызлар төрле була» дип исемләнгән танып-белү-уен программасы үткәрелде.
Кызлар интеллектуаль һәм уен конкурсларында актив катнаштылар. «Күп сөйләүчеләр» конкурсында алар уку тизлеге буенча ярышты, «Хуҗабикәләр» конкурсында тәкъдим ителгән исемлектән винегрет өчен продуктларны сайларга кирәк иде. Нәни үрдәкләр биюе балаларга бик ошады. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылган иде