Көз-төрле эшләнмәләр ясау өчен елның бик матур вакыты. Табигый материаллар балаларга үз инициативасын һәм фантазияләрен.күрсәтергә мөмкинлек бирә,13 октябрь көнне Сәйтәк авыл китапханәсендә «Көзге фантазияләр»дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.
Барлык эшләнмәләр дә бик матур һәм якты, ә иң мөһиме-күңел белән ясалган. Эш барышында китапханәче балаларны табигать күренешләре, көз билгеләре белән таныштырды, шулай ук көз турында шигырьләр укыды. Балалар нәкъ менә көз күп кенә шагыйрьләрне һәм композиторларны матур һәм гениаль әсәрләр иҗат итүгә рухландыруын белделәр