Икмәк – тормыш нигезе

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Татар китапханәсендә 7нче бакча балалары белән “Икмәк  - тормыш нигезе” дигән тематик сәгать уздырылды. (Тәрбиячеләре: Ганиева Г.Р.)

Китапханәче Гөлназ Хафизова катнашучылар белән көзге табигать, уңыш, икмәк кадере турында әңгәмә үткәрде. Көзге байлык арасында иң зурысы, иң кадерлесе  - Икмәк. Безнең өстәлгә килгәнче Икмәк күпме юллар үтә, аңа күпме кеше хезмәте һәм көче керә. Шул турыда балалар “Ипи каян алына” видеоязмасын карадылар.“Кәрҗинемдә ниләр бар?” уенын уйнап, сабыйлар табышмакларга җаваплар таптылар, яшелчәләрнең русча-татарча исемнәрен атадылар. Ахырда сабыйлар Г.Х.Андерсен әкияте буенча эшләнгән  “Икмәккә баскан кыз тарихы” мультфильмын карадылар, эчтәлеге буенча фикерләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International