Аксаков әсәрләре буйлап

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Сергей Тимофеевич Аксаков-искиткеч рус язучысы, үз нәселендә бердәнбер «туган табигать җырчысы».

21 октябрь көнне Песәй авыл китапханәсендә яшь китап укучылар өчен С.Т. Аксаковның тууына 230 ел тулу уңаеннан «Аксаков әсәрләре буенча» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче Яраханова Рузалия балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. «Аленький цветочек» әкиятенең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Балалар бик теләп «Аленький цветочек" әкиятен беләсеңме? " викторинасында катнаштылар, үзләренең иң яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чара ахырында «Туган табигать турында хикәяләр» китабыннан өзекләр укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International