Ал чәчәкләр чәчәк атты

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Быел с. Аксаковның тууына 230 ел тула. Бу дата уңаеннан балалар китапханәсендә «Ал чәчәк» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Ул укучыларны «Ал чәчәк"  әкиятенең барлыкка килү тарихы, төрле еллардагы басмаларның китаплары белән таныштырды.

Балалар авторның биографиясе белән таныштылар, «Ал чәчәк» әкиятенең ничек барлыкка килүен белделәр. Әкиятнең барлыкка килү тарихы балаларда кызыксыну уятты. Башта кечкенә Аксаковка аны Пелагея сөйләгән,ә инде үсә төшкәч Аксаков әкиятен оныгына язды һәм сәүдәгәр кызы прототибы итеп оныгы Оляны әверелдерде. Аннары балаларга әкият буенча уен тәкъдим ителде. Конвертта хәрефләр ята һәм хәрефләрдән әкияткә караган сүзләр төзергә кирәк иде. Уен барышында балаларга тәкъдим ителгән әкиятнең бик яхшы таныш булуы аңлашыла иде. Аларның күбесе аны инде укыганнар, кайберләре мультипликацион фильм караганнар. Арада бу китап турында беренче тапкын ишетучеләр дә табылды һәм алар китапны өйләренә укырга алдылар. Аксаковның "Ал чәчәк" әсәре - кешенең иң  яхшы сыйфатлары, явызлык өстендә игелекнең котылгысыз җиңүе символы. Иң актив укучыларга китапханәнең грамотасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International