Иске Гришкино авыл китапханәсендә «Торналар очалар» исемле хәтер сәгате узды.
Китапханәче балаларга Дагестан шагыере Рәсүл Гамзатовның "Торналар" шигырендә һәлак булган сугышчыларның җаннарын үлемсез көчне гәүдәләндерүче ак торналарга әйләндереп мәңгеләштерелүе турында сөйләде. Алар ак торналар Көне барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балаларны Япониянең кечкенә кызы Садако Сасакиның фаҗигасы бик дулкынландырды