Ата-бабамның теле сүнәргә тиеш түгел

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

26 октябрь көнне Тихоново авыл мәдәният йортында, клуб сезоны ачылу уңаеннан, туган телләр елына багышланган «Ата – бабаларым теле сүнәргә тиеш түгел» дигән күргәзмә оештырылды.

Рус теле тарихы һәм сөйләм культурасы, фольклор, мәкальләр, әйтемнәр һәм туган телгә багышланган башка басмалар тәкъдим ителде. Шулай ук Тихоново авылы осталарының кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Күргәзмәнең максаты-кеше тормышында, җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә, башка халыклар теленә дә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, туган телең өчен горурлык, патриотизм хисләре, үз халкыңның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International