Менделеевскиның туган якны өйрәнү музее үзгәрешләр көтә

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Менделеевскида туган якны өйрәнү музеен үстерү концепциясен эшләү дәвам итә. 27 октябрьдә музейга эш визиты белән Мәскәүнең "Брайт пипл" компаниясе архитекторы Константин Ларин килде.

Очрашуда музей, "Ушковские островы" паркы һәм Богоявленск чиркәвендә Петр Ушков күмелгән урыннар белән бәйле музей-мәдәни үзәк оештыру турында фикер алыштылар, мөмкин булган тематик зоналарны, коворкинглар, сессияләр уздыру һәм башка күп кенә мәсьәләләрне карадылар

Киңәшмәдә музейның тарихи уникальлеген саклау, шул ук вакытта заманча тенденцияләр белән берлектә, үсеш концепциясен эшләгәндә мөһим булуын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International