"Бүген бездә кунак бар"

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

29 нчы октябрь көнне Песәй мәдәният йортында уздырылган "Бүген бездә кунак бар" дигән әдәби сәхифәнең кунагы Наил Тимербаев булды. Наил абый- - тарих укытучысы, күп кенә китаплар авторы. Кичәдә катнашучылар аның иҗаты белән генә танышып калмадылар, ә китапларының язылу тарихы, сәбәпләре турында да белә алдылар, шигырьләрен, бәетләрен тыңлап киттеләр. Очрашу ахырында кунакка блиц-сорауларга да җавап бирергә туры килде.
Туган телләр еллыгына багышланган әлеге чара матур әдәбиятны яратырга, татар теленең иң камил, иң матур тел икәнен аңларга ярдәм итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International