ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

6 нчы сентябрь көнне, китап укучылар көне уңаеннан, Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында "Балаларга- китап" дигән матур чара оештырды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2 нче сентябрь көнне  Песәй авылы җирлегендә Менделеевск муниципаль районы башлыгы Беляеев Радмир Ильдар улы  урып-җыю чорында мул уныш җыеп алучы хөрмәтле игенчеләр белән очрашты. Кыр батырларын мактау кәгазе һәм акчалата премия белән бүләкләде. Авыл үзешчәннәре матур концерт программасы белән чыгыш ясады. Зур хөрмәткә лаек булган уңган игенчеләргә юлланган матур теләкләр, дәртле җырлар аларны яңа уңышларга рухландырды.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

1 нче сентябрь - Белем көне. Мәктәп балаларның шат авазына күмелде. Матур чәчәк бәйләмнәрен кулларына тотып, пөхтә итеп киенеп, алар белем йортларының бусагасын атлап керде. Әлеге бәйрәмдә Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Балалар тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль чыгыш килгән кунакларның күңеленә хуш килде. Мәдәният йорты тормышында актив катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

31
август, 2022 ел
чәршәмбе

Песәй мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта «Чәчәк ат, Татарстаным» темасы астында бик матур чара узды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Песәй мәдәният йортында балалар өчен музыка уен кораллары һәм аларның килеп чыгу тарихына багышланган кызыклы викторина үткәрелде. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

22
август, 2022 ел
дүшәмбе

 19 нчы август көнне, кыр батырларының кичке аш вакытында, Песәй авылы үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

8
август, 2022 ел
дүшәмбе

7 нче август көнне Песәй авылы мәдәният йортында балалар өчен «Иксез-чиксез кино дөньясы» дип аталган кичә үткәрелде. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

1
август, 2022 ел
дүшәмбе

"Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле" ди татар халык мәкале. Бер­ләш­кән мил­ләт­ләр оеш­ма­сы ини­ци­а­ти­ва­сы белән 30 июль - Ха­лы­ка­ра дус­лык кө­не бу­ла­рак бил­ге­лә­нә. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Песәй мәдәният йорты балаларга һәм яшүсмерләргә экологик тәрбия бирүдә актив катнаша. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

23 нче июль көнне балалар өчен купкырлы талант иясе җырчы-башкаручы, шагыйрь, театр һәм кино актёры Владимир Высоцкий иҗатына багышланган әдәби-музыкаль сәгать уткәрелде.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International