Сәламләшү- күркәм гадәт

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

21 нче ноябрь- Халыкара сәламләшү көне. Сәламләшү элек- электән үк күркәм гадәт булып саналган. Балалар да бу турыда онытмасын дип, Песәй мәдәният йортында "Сәламләшү көне" дигән күңел ачу чарасы үткәрелде. Төрле илләрдә ничек сәлам бирәләр, балаларның яраткан сәламләшү сүзләрен искә төшерү, "Бабай белән малай" дигән күренеш, " Дөрес яки юк" уены- һәммәсе дә балалар өчен бик кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International