"Әнием- күңел кояшым"

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Песәй мәдәният йорты чын күңелдән барлык әниләрне бәйрәм белән котлады. Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезеп, җыр көйләп бишектә тибрәткән, тәүге тапкыр аваз бирүеңне ишетеп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

Әниләргә карата бәйрәмдә генә түгел, һәрчак игътибарлы булсак иде. Алар безнең- күңел кояшыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International