Инвалидлар декадасы

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

1 нче декабрьдән башлап, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы старт алды. Песәй мәдәният хезмәткәрләре дә андый авылдашларыбызны күреп сөйләшүне кирәк дип санады. Куллардан- кулларга җылылык, күңелдән- күңелгә рәхәтлек, йөзләргә якты нур өстәү өчен күп тә кирәкми. Шул максаттан , авылыбызның бик акыллы, ярдәмчел егете Салаватның хәлен белергә бардык. Ул - күпне кичерсә дә, һәрчак шат күңелле, әллә каян сәлам бирүче, мөлаем егет. Алдагы тормышында ныклы сәламәтлек телибез, язмыш аңа башка сынаулар бирмәсен иде. Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, бигрәк тә, бүгенге көндә. Тирә-юньдәгеләргә игътибарлырак булсак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International