«Удмурт кылэн данъяськом»

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

 30 ноябрь көнне Енабердино авылы китапханәсе Халыкара удмурт көненә багышланган «Удмурт кылэн данъяськом» дип исемләнгән әдәби чара үткәрде, анда төбәкара   «Лыдзисько удмуртского языка» («удмурт телендә укыйм") акциясенә  йомгак ясалды

Акция 10-27 ноябрьдә онлайн һәм офлайн форматта узды. Татарстаннан: Кукмара, Әгерҗе, Менделеевск районнарыннан, Башкортстаннан Вязовка, Удмуртиядән, Алнаш Сюмси, Сәләт, Шаркан, Кече Пурга районнарыннан, Можга һәм Ижевск шәһәрләреннән 80нән артык кеше катнашты. Анда  балалар 4 яшьтән алып  60 яшькә кадәрге  өлкәннәр  катнашты ,   Туган тел турында шигырьләр, җырлар һәм бик күп җылы сүзләр яңгырады. Бәйрәм эчтәлекле, танып – белү ягыннан да, шул ук вакытта Удмуртиядән килгән катнашучылар-балалар, педагоглар һәм кунаклар ярдәмендә дә  күңелле булды. Чарада Енабердино авыл җирлеге башлыгы Никифоров Е. Н., Менделеевск районы Удмурт милли-мәдәни автономиясе рәисе Кузнецова М В., Менделеевск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Красноперова Л. Ф. һәм балалар китапханәсе директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Марготнова И. А. катнаштылар.

Чара "удмурт телен һәм гореф – гадәтләрен саклап калып, Кылбугор" проектын тормышка ашыру кысаларында һәм президент Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International