1 декабрь көнне Камай мәктәбендә «АнтиСПИД»сәламәтлек дәресе узды.Катнашучылар «Без тормышны сайлыйбыз»дигән презентация карадылар. Чараның максаты ВИЧ/СПИД проблемасының мөһимлеген күрсәтү иде. Балалар ВИЧ-инфекциянең СПИДтан нәрсә белән аерылуын, ВИЧны еш кына риск төркемендәге кешеләр йоктыра икәнен белделәр. Бердәнбер саклану чарасы – профилактика, шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген белделәр.