2 декабрь көнне Енабердино авыл китапханәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара. - «Коррупциягә ЮК дип әйтик " – танып - белү сәгате үткәрелде.
Чара барышында балалар әлеге календарь датаның тарихы, барлык илләргә һәм регионнарга кагылучы һәм теләсә кайсы илнең икътисады үсешен туктатучы катлаулы күренеш турында белделәр. Әдәби геройлар мисалында балалар белән «гадел – гадел түгел», «гадел – гадел» төшенчәләре буенча фикер алыштылар, шигырьләр яңгырады, видео презентация карау оештырылды, китап инсталляциясе һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.