Алар белән горурланырга мөмкин

2021 елның 3 декабре, җомга

Камай мәктәбендә «Алар белән горурланырга була» дигән исем астында әңгәмә узды.

Китапханәче укучыларга зур спорт дөньясында Параолимпия хәрәкәте кебек юнәлеш барлыгын сөйләде. Ул 1976 елда барлыкка килә. Параолимпиячеләр-үзләренә генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә үз ихтыярларын, түземлекләрен, көчле тәнен һәм җиңүгә ышанычларын раслый алган мөмкинлекләре чикле кешеләр. Россия параолимпиячеләре аларның искиткеч спортчылар икәнлеген бөтен дөньяга исбатладылар. Җир шарының төрле почмакларыннан китерелгән күпсанлы җиңүләр, кубоклар һәм алтын медальләр моңа дәлил булды. Шулай ук балалар «Абилимпикс» чемпионаты турында да белделәр, ул инвалид һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус үткәрелә. Укучыларга әлеге чемпионатның авылдашыбыз, әлеге ярышларның техник эксперты Зиннәтуллин Айзат Имбел улы биргән фотоларын карау кызык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International