Мәрхәмәтлелек декадасы дәвам итә. 7 нче декабрь көнне, һава торышының салкын булуына карамастан, Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Мария апага булышырга бардылар. Капка төбе бозланып каткан, кардан арчылмаган иде. Ярдәмгә ул балаларча сөенеп рәхмәт әйтеп калды. Татар халкында "Яхшылык җирдә ятмас" дигән мәкаль бар бит. Көн салкын булса да, ничә кешенең күңеле җылынды: Мария апаның ярдәм итүчеләр булганга, ә безнең исә, эшләгән эштән канәгатьлек кичергәнгә. Декада тәмамлангач та, "Ярдәм" операцияләрен дәвам итәргә кирәк дигән фикердә калдык.