"Эчсәң чәй-җанда җәй"

2021 елның 17 декабре, җомга

Чәй... Күңелне күтәреп җибәрүче, җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы. Халкыбызның матур бер гореф-гадәте ул чәй эчү, чәй табыны артында гәп кору, өйдәге мәшәкатьләрне уртага салып сөйләшү. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да, сөенеч- шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән.

Татар Тәкәш  мәдәният йортында "Эчсәң чәй-җанда җәй" дип аталган чара булып узды. Чарада чәй һәм аның үзлекләре белән таныштырдык, чәй әзерләү, чәй эчү серләре белән уртаклаштык. Чәйнең файдасы, төрләре турында, кибеттән сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International