21 нче декабрь- кроссвордның туган көне. Песәй мәдәният йортында балалар өчен "Кроссвордта кунакта" дип исемләнгән уен үткәрелде. Балаларның тапкырлыгын, фикерләү дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән бу чара кызыклы да, файдалы да булды, чөнки катнашучылар үзләренең белем дәрәҗәсен, логик фикерләүләрен күрсәтә алдылар. Иң мөһиме: кроссворд яратучыларның күп булуы сөендерде.