Район хакимияте Павликов Михаил Сергеевич вафат булу сәбәпле, чын күңелдән туганнарының авыр кайгысын уртаклаша

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 2022 елның 18 гыйнварында, 68 яшендә Менделеевск муниципаль районы Советы депутаты, "Инстромет" җитештерү-коммерция фирмасы " ҖЧҖ  элеккеге генераль директоры Павликов Михаил Сергеевич вафат булды.

Михаил Павликов 1954 елның 12 октябрендә Рязань өлкәсенең Елизаветино авылында туа. Мәктәп елларын бик теләп искә алды. Ул яхшы укый, һәрвакыт отличник була, табигый-фәнни цикл предметлары белән ныклап кызыксына. 1977 елда   Н.И.Любачевский исемендәге Горький Дәүләт университетының физика факультеты электрон техника инженеры белгечлеге буенча  тәмамлый.

1977-1981 елларда ул ябык тематика буенча «Салют» институтында эшли.
1981 елда Михаил Сергеевич КАМАЗга килә, аның коллективында 1990 елга кадәр  мастер, бүлек башлыгы булып эшли.
1990-1999 елларда «Инстромет» ҖЧҖ директоры урынбасары булып эшли. Ә 1999 елдан 2020 елга кадәр фирманың генераль директоры вазифасын башкара
Түбән Новгород дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаган белгеч бөтен хезмәт биографиясен машина төзелеше производствосына багышлаган.

2020 елда Михаил Павликов Ижевка авыл җирлеге Советы депутаты, район Советы депутаты итеп сайлана.
Шулай ук 2020 елдан бирле «Менделеевск» АСИҮТ  - "НТЦ "Камхиммаш" ҖЧҖ  резиденты  компаниясенең гамәлгә куючысы була һәм районга һәрвакыт зур иганәчелек ярдәме күрсәтә.
Район хакимияте Михаил Сергеевичның туганнарының һем якыннарының, анып вафат булу себепле, тирен кайгысын уртаклаша. Ул һәрвакыт безнең хәтердә кешелеклелек һәм эшлекле сыйфатлар иясе буларак калачак…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International