22 нче гыйнвар көнне Песәй мәдәният йортында активистлар белән "Без дә кайчандыр студент идек " дип исемләнгән бик матур күңел ачу чарасы булып узды. Гармунга кушылып җырлау, күңелле биюләр, җанлы әңгәмә - барысы да яшьлек елларын искә төшерде, катнашучылар студент елларын сагынып искә алдылар.