Эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерү буенча тәкъдимнәр

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

2022 елның 28 гыйнварында узган социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өчьяклы комиссиясе утырышында Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны арту сәбәпле,  эш бирүчеләргә эшчеләрнең максималь мөмкин булган санын дистанцион эш режимына күчерү буенча киңәшләр расланды.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үткәнчә, дистанцион режимга күчерергә мөмкин булган хезмәткәрләр саны, эш бирүче һәм хезмәткәрләрнең мөмкинлекләреннән чыгып, эш бирүче тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә. Шул ук вакытта хезмәткәрне читтән торып эшләүгә күчерү, эш күләме тулысынча башкарылган чакта, хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International