"Моң түгелә күңел түреннән"

2022 елның 11 марты, җомга

8 нче март бәйрәменә багышланган концертлар гөрләп узды. 6 нчы март көнне Песәй мәдәният йортында "Моң түгелә күңел түреннән" дип исемләнгән концерт программасы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.  Бәйрәм кичен Песәй авылы җирлеге башлыгы Вильдан Мухаметгалиев ачып җибәрде. Ул барлык күркәм затларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм мәдәният тормышында актив катнашкан Нәфисә Насретдинова, Гүзәлия Гаффароваларга рәхмәт хатлары тапшырды. 7 нче март көнне Турай авылы халкына «Бәйрәм сәламе» дип исемләнгән  матур концерт тәкъдим ителде. Зал тулып килгән тамашачы һәр чыгышны алкышларга күмде. Концерттан соң, авыл халкы тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзләре  алга таба эшләргә яңа сулыш өрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International