"Кырым белән Россиянең кушылуы"

2022 елның 18 марты, җомга

18 нче мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Песәй мәдәният йортында "Кырым белән Россиянең кушылуы" дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Балаларга  2014 нче елның 18 нче мартында Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керүе турында сөйләнде, презентация тәкъдим ителде, «Кем беренче?» дигән интеллектуаль уен оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International