"Хуш киләсең, Нәүрүз!"

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

22 нче март көнне Песәй мәдәният хезмәткәрләре  мәктәп, китапханә белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип исемләнгән бик матур бәйрәм чарасы оештырды. Нәүрүз бик борынгы бәйрәм булып санала. Нәүрүз алдыннан гөнаһлар кичерелгән, гафу сораганнар, дошманнар белән дуслашканнар, бурычларны кичергәннәр. Якты рухлар чиста күңелле, чиста йортлы кешеләргә килә дип, әйләнә-тирәне чистартканнар. Бүгенге бәйрәмдә дә матур теләкләр теләнде, иң мөһиме: дөньялар тыныч булсын, сау-сәламәт булыйк. Бәйрәм программасы бай эчтәлекле иде. Төрле уеннар, җыр-бию, тәмле коймак, шифалы үлән чәе, балалар өчен оештырылган сәүдә үзәге- барысы да бәйрәмнең ямен тагын да арттырдылар. Әлеге чарада катнашучылар канәгать калдылар, рәхмәт сүзләрен җиткереп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International