25 март көнне авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.бу бәйрәм көн саен кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итүче, фидакарь хезмәтләре, бетмәс-төкәнмәс рухлану һәм сәнгатькә тугры хезмәт итү белән тормышыбызның теләсә кайсы көнен якты төсләр белән тутыручы барлык кешеләрнең бәйрәме.
Очрашуга элеккеге мәдәният хезмәткәрләре һәм мәдәният йорты активистлары чакырылган иде. Татар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Кузнецова Т.П. барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, тынычлык, шатлык һәм озын гомер теләде.
Чәй табыны артында кунаклар бер-берсен котлап кына калмадылар, төрле конкурсларда да катнаштылар. Мондый җылы аралашудан барысы да күңел күтәренкелеге алды.