Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2021 нче елның 4 апреле 18 сәгатьтән 5 апреле 8 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү килде
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 4 апрельдә төнлә һәм иртән урыны белән:
көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән көнчыгыштан һәм көньяктан секундына 24 метрга кадәр (Казаннан башка);
- көчле кар, юеш кар, буран; явым - төшем һәм буран вакытында 500-1000мга кадәр күз күреме начарлану;
- юлларда бозлавык, кар боткасы, юлларның аерым участокларында кар көртләре көтелә