30 март көнне "Форпост" үзәгендә сабын ясау буенча "Язгы фантазия"дигән мастер-класс узды.
12 яшь матур кызларыбыз Соммер Александра һәм Крылова Полинаны игътибар белән тыңладылар. Алар катнашучыларга сабын ясау кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм һәр катнашучыга хуш исле һәм матур сабын кисәкләре әзерләргә тәкъдим иттеләр.
Ә сабын катып җиткәнче, барысы да безнең спортзалга бардылар, анда бер-берсе белән якынрак таныштылар һәм урындыкларда уеннар уйнадылар.
Мастер-класста катнашучылар һәм аны оештыручылар очрашудан канәгать калдылар һәм һәркайсы үз куллары белән эшләнгән декоратив сабынны өйләренә алып киттеләр.