"Өлкән яшьтәге һәм авыру кешенең туклану үзенчәлекләре"

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен «Өлкән яшьтәге кешенең туклану үзенчәлекләре» темасына  «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе»ндә чираттагы дәрес булып узды. Дәресләрнең максаты - өлкән яшьтәге гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтү.

Дәресләрдә социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге кешеләрнең туклану режимы турында күп мәгълүмат белделәр. Ризыкны кабул итү нәкъ бер үк вакытта булырга тиеш; күп күләмдә ризык кабул итү чикләнгән.  Өлкәннәр өчен дүрт тапкыр туклану тәкъдим ителә. 4 тапкыр ашаганда, азык рационы түбәндәгечә бүленә: беренче иртәнге ашка - 25 %, икенче иртәнге ашка - 15 %, төшке ашка - 35 %һәм тәүлеклек рационның 25 % ы кичке ашка.

Шулай ук җайлаштыру приборлары, ашату җайланмалары күрсәтелде.

Яңа белемнәр һәм күнекмәләр белән илһамланган социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләрне алучыларга алынган белемнәрне гамәлдә кулланырга юнәлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International