Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә гадәти эшлекле дүшәмбе узды.

Киңәшмә башында Татарстан Республикасы буенча Россия Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең Менделеевск районы Суд приставлары бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, өлкән суд приставы вазыйфасына эчке хезмәт лейтенанты Пермяков Дмитрий Сергеевич тәкъдим ителде.

Аннары бүләкләү булды:

21 марттан 27 мартка кадәр Петрозаводск шәһәрендә «Карелия - 2022» кышкы йөзү буенча халыкара чемпионаты узды.

Анда безнең спортчы - «Россия пенсионерлары берлеге» җирле бүлегенең «өченче буын» сәламәтлек саклау университеты сәламәт яшәү рәвеше факультетының ЛФК төркеме җитәкчесе Тәнзилә Шәйхулова менә дигән нәтиҗә күрсәтте: 50 метр дистанциядә (ирекле стиль) мактаулы 1 урын алды, шулай ук 100 метр дистанциядә 2 урын алды, 25 метр дистанциядә (баттерфляй стиле) 3 урынны яулады. Шул уңайдан, Радмир Беляев аны кышкы йөзү буенча «Карелия - 2022» халыкара чемпионатында югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен район җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде, шулай ук дизайн-кодлы бренд футболкасы сатып алу өчен сертификат тапшырды.

Аннары район җитәкчесе узган атнаның төп нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аннары киңәшмәнең эш тәртибенә күчтеләр.

1. «Нептун 1» идарәче компаниясенең җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга эш планнары турында «Нептун 1» идарәче компаниясенең җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Сәйфуллин Руслан Фәриз улы сөйләде.

Р.Беляев билгеләп үткәнчә, Диспетчер эше белән мәсьәләне эшләп бетерергә кирәк: халык белән аралашу ничек бара, алга таба мөрәҗәгатьләр хәл ителәме. Бу юнәлештә билгеле бер проблемалар бар, бу хакта халыкның күп санлы шикаятьләре сөйли.

Шулай ук идарәче компаниягә санкцияләнмәгән граффитины бетерү буенча эшне дәвам итәргә дигән йөкләмә бирелде. Аларны вакытында буяп, тәртип бозучыларны ачыклау буенча эш алып барырга.

Радмир Беляев кышкы чорда ишегалларын чистарту  шактый яхшы дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте, моның өчен компания җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Аннары Менделеевск муниципаль районы территориясендә язгы ташуга әзерлек турында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы Әхмәдуллин Айдар Илдус улы сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ташу мәсьәләсе аерым контрольдә. Барлык кирәкле әзерлек эшләре башкарылды. 8 апрельдән су дәрәҗәсен тәүлек буе контрольдә тоту башлана.

- Без бу мәсьәлә буенча яхшы әзерләндек. Барыгызны да  элек билгеләнгән тәртиптә барлык гамәлләрне башкаруыгызны сорыйм. Бу бик җитди! - дип билгеләп үтте Радмир Илдар улы.

Киңәшмә ахырында яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Рашат Фәизов төрле милек формасындагы предприятие, учреждение һәм оешмалар хезмәткәрләре арасында Спартакиада башлануы турында игълан итте. Ул  9 апрельдә башлана һәм агымдагы елның декабренә кадәр дәвам итәчәк. Спартакиада барлыгы 10 спорт төре буенча узачак. Барыгызны да актив катнашырга чакырабыз! Исегезгә төшерәбез, Спартакиада Менделеевскида спорт елы кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International