Радмир Беляев Менделеевск район суд приставлары һәм Росгвардия бүлегендә булды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Танышу максаты белән бүген Радмир Беляев Менделеев районы суд приставлары бүлегендә һәм Росгвардиядә булды.

Эш визиты башында Радмир Илдар улы Менделеев районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге башлыгы Игорь Логунов белән аралашты. Ул Росгвардия, эшнең ничек төзелүе турында сөйләде. Бина буйлап экскурсия үткәрде. Шулай ук Игорь Анатольевич район җитәкчесе хәл итәргә вәгъдә иткән проблемалы мәсьәләләрне дә билгеләде. Бу-керү төркемен ремонтлау, матди-техник тәэмин итү, подвалны су басу мәсьәләсен хәл итү.

"Сез безнең шәһәр иминлеге өчен җаваплы, һәм яхшы шартларда да кәеф белән эшләргә тиеш. Һәм без сезгә бу эштә ярдәм итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Район буенча 250 дән артык объект, 300 дән артык фатир һәм гражданнарның мөлкәтен саклау урыннары саклана.  Заманча технологияләр куллану, маршрутларны дөрес төзү хисабына ведомстводан тыш сак экипажы санаулы минутлар эчендә тревога сигналы буенча килә. Калган вакытта хезмәткәрләр урамнарга патрульлек итә, җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итә.

Аннары Менделеевск районы суд приставлары бүлеге эше турында җитәкче Дмитрий Пермяков сөйләде. Радмир Беляев кадрлар сәясәте турында кызыксынды - штатта 15 кеше; халык белән эшләү турында - гражданнарны кабул итү сишәмбе көнне 9:00 дән 13:00 гә кадәр һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 13:00 дән 18:00 гә кадәр; кредит бурычларын түләттерү турында.

Тулаем алганда, Радмир Беляев структуралар җитәкчеләренә нәтиҗәле һәм файдалы аралашулары өчен рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар теләде һәм без һәрвакыт янәшәдә, әгәр берәр ярдәм кирәк икән, без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International