Менделеевск районының мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл хәрәкәте иминлеге буенча «Юл әлифбасы» шигырь укучылар конкурсы

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Конкурс онлайн форматта 14 марттан 31 мартка кадәр узды. Конкурска 56 видео-эш тәкъдим ителгән иде.

Барлык видео шигырьләр юлда куркынычсызлык  темасына, балалар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга һәм балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга багышланган иде. Оештыру комитеты әгъзалары һәр яшь төркемендә һәм аерым номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр.

Бүләкләү 2002 елның 5 апрелендә 6 нчы номерлы «Аленушка" балалар бакчасында булды. Иң элек кунаклар алдында 6-нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләре буенча чыгыш ясадылар. Аннан соң Менделеевск районының ЮХИДИ башлыгы, полиция майоры Алгуатов К.Р. чыгыш ясады, чарада катнашучыларга, педагогларга һәм ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен мәҗбүри үтәү, яктылыкны кире кайтаручы элементларны йөртү һәм куркынычсызлык каешлары булу турында искәртте. Менделеевск районы «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның профилактика бүлеге башлыгы М.И. Халикова белән бергә җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар белән бүләкләделәр. Чара ахырында истәлекле фотолар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International