Менделеевскида мастер-план эшләүгә керештеләр

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Аны эшләүдә «Аммоний» АҖ хезмәткәрләре  катнашты.

Менделеевскида мастер-план эшләүгә керештеләр. «Аммоний» АҖ ярдәме белән Санкт-Петербург шәһәренең «Урбаника» территориаль планлаштыру институты белән килешү төзелде.

Ике ай дәвамында белгечләр сораштыру үткәреп, башлангыч мәгълүматларны җыю һәм анализлау белән шөгыльләнәчәк. Аннан соң   стратегик сессия узачак, анда беренче тәкъдимнәр турында фикер алышачаклар. Соңыннан эшлекле тәкъдим кабул ителәчәк һәм аның кысаларында конкрет чаралар әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International