Әлфия Когогина: Россия Президенты Владимир Путин керткән закон проекты күп гаиләләрне берләштерүгә тагын бер адым булачак

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Дәүләт Думасы «РФ гражданлыгы турында»закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Документ нигезендә Россия Федерациясе гражданлыгы рус телен белгән, Россия тарихын һәм Россия законнары нигезләрен белгән, РФ Конституциясен үтәргә бурычлы һәм Россия Федерациясенең иминлек һәм хокук тәртибе өчен куркыныч тудырмый торган затларга бирелергә мөмкин. Мондый алым РФ гражданлыгын сатып алуга дәгъва итүче затны Россия җәмгыятендә тормышка яраклаштыру кирәклеген исәпкә ала. Шул ук вакытта чит ил гражданлыгы булу аларны Россия гражданнары дип танудан баш тарту өчен нигез булып тормый. Моннан тыш, гражданлыкны туктату институты кертелә. Россиядә яшәүче гражданнарның ирекле ихтыяр белдерүләренә бәйле рәвештә РФ гражданлыгын туктату турында карарлар кабул итү вәкаләтләре Эчке эшләр министрлыгына йөкләнәчәк. Безнең илдән читтә яшәүче кешеләргә карата, элеккегечә үк, гражданлыкны туктату турындагы карарны Тышкы эшләр министрлыгы кабул итәчәк. Шул ук вакытта закон проекты Россия гражданлыгын туктатуга китергән җинаятьләр исемлеге киңәйтелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International