«Яшьлек» яшьләр үзәгендә районның яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясен якладылар. Яшьләр белән очрашуны ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева үткәрде.
Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, ТОСЭР һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Рашат Фәизов, Башкарма комитет ведомстволары җитәкчеләре, яшьләр сәясәте һәм бюджет өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләре, шәһәр төзүче предприятиеләр вәкилләре, авыл җирлекләренең яшь башлыклары, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары катнашты.
«Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Андрей Гриненко кунакларга, яшьләр вәкилләренә үзәкнең эше, аның төп юнәлешләре, шәһәр һәм районда яңа проектлар турында сөйләде.
Очрашу ахырында «Сатори» яшьләр (яшүсмерләр) клубы директоры Лилия Богатова ТР Яшьләр эшләре министрлыгының «яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен» көмеш билгесе белән бүләкләнде.