Җиңүчеләр призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде.
КВН форматында 12нче балалар бакчасында юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча квиз үткәрелде.
Чара башында өлкәннәр һәм балалар ике командага бүленде, анда өч бала һәм өч олы кеше. Беренче «җәяүлеләр» командасы, команда капитаны Кәрим, икенче — «светофорлар» командасы капитаны Антип
Командалар бер-берсе белән җиде сынауда көч сынашты: сәламләү, разминка, биремне үтә, юл билгесен җый, аңлатмалар, «киләчәк бвтомобильләр»проектларын яклау.
- Тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар һава торышында яктылык кайтаручы элементлар, ә балалар өчен махсус утыргычлар булу мәҗбүри. Балаларны барлык таләпләргә туры китереп йөртергә һәм куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк, — дип искә төшерде төп кагыйдәләр турында ЮХИДИ профилактикасы бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова.
Жюри йомгак ясады, җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.